Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Ләйсән Сагандыкова «Минем флаг – минем Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Язмыш кош кебек, еллар узса да, уңышка юл һәрвакыт табачак!» мотивация чарасын уздырдылар.
2020нче елның 25нче августында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның эшкуарлык эшчәнлегенә бәйле бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Татэнергосбыт» АҖ үткәрә торган «#БезОнлайнӨчен» акциясендә катнаша. Акциянең максаты — өлкән буынны, өйдән чыкмыйча гына, компаниянең дистанцион сервисларыннан файдаланырга өйрәтү.
Балачакның унъеллыгы төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лиана Габидуллина балигъ булмаганнар өчен 5нче социаль участокта Россия флагы көненә багышланган онлайн акция үткәрде.
«Демография» милли проектының «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә шәһәре социаль участогының балалар уен мәйданчыгында «Зоологик йөгерешләр» дип аталган спорт чарасы узды. Чараны Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Токмачева Марина һәм Артеполихина Галина оештырдылар.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында берничә ел инде мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Развивайка» гаилә клубы уңышлы эшләп килә. Һәр сишәмбе көнне клубка аралашу, яңалыклар белән уртаклашу һәм психологик-педагогик дәресләрдә катнашу өчен 3тән алып 8 гаилә йөри.
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография » милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологияләрен тормышка ашыру дәвам итә.
«Ишегалды уеннары» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Наталья Ташлинцева 1нче социаль участокта «Ә безнең ишегалдында» дигән уен программасы оештырган.
21нче август көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Минем Россия триколоры – азатлык һәм мәхәббәт билгесе» дигән гомуми тема белән берләшкән берничә чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 20нче август көнне 2нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Минем туган Түбән Кама» дигән төркемле дәрес үткәрде.