Питрәч яшүсмерләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр

2020 елның 25 августы, сишәмбе

«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның 2нче этабын үткәрү кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыккасоциаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Колай авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаган балалар белән «Куркынычсыз җәй» дигән чара уздырганнар.

Чараның максаты яшүсмерләрнең файдалы ялын оештыру, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту иде.

Комплекслы үзәк белгечләре «Синең куркынычсызлык» программасы буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен барысы да белергә тиеш!» дигән чара үткәрделәр. Әңгәмә балаларда җәен үз-үзеңне тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән иде. Балалар урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре, светофор сигналлары һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International