«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә булачак беренче сыйныф укучыларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм итә.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Челтәр компаниясе» ААҖ, «Таттелеком» ҖАҖ, «Мастер - Кляйн»ҖЧҖ һәм «ЭМЦ» ҖЧҖ хәйриячеләреннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган заманча букчалар алдылар.
Комплекслы үзәк белгечләре «Тук панда» гаилә пиццериясе белән берлектә балалар өчен уен чарасы оештырдылар.
Чара социаль хезмәтләрдән куллланучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде. Балалар бүләкләр алырга һәм кызыклы уеннарда катнашырга бик шат булдылар.