«Стройком» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча 2,8 млн сум бурычын түләде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәренең өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Стройком» ҖЧҖ 8 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 800,0 мең сумлык бурычын түләде.

«Газ-Автоматика» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 163,0 мең сум түләде.

Шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлар «Теплоогнезащитные материалы» ҖЧҖ капланды. Казан предприятиесе 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 219,4 мең сумлык бурычын түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International