Зәйдә «Актив пенсионер мәктәбе» эшен дәвам итәЗәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 8 ай инде шәһәрнең актив пенсионерлары Актив пенсионер мәктәбендә белем ала.
«Актив пенсионер мәктәбе» проекты пенсия яшендәге кешеләргә юнәлдерелгән. Мәктәп күңелгә яткан юнәлеш сайлау һәм бушлай яңа компетенцияләр алу, дуслар табу мөмкинлеге бирә.
Мәктәптә дәресләр атнага 2-3 тапкыр түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: хокукый белемнәр, туган як тарихы һәм мәдәнияте, мәгълүмати технологияләр, иминият нигезләре, туризм һәм туган якны өйрәнү буенча дәресләр, сәламәтлек дәресләре, хореография, психология, кул эшләре, чит телләр.
Мәктәпкә теләгән һәр пенсионер йөри ала. Дәресләрне чакырылган укытучылар, «Шатлык» комплекслы үзәге хезмәткәрләре, волонтерлар үткәрә. Мәктәпнең форматы өлкән буын активистларына бик ошады. «Картлык безне өйдә каршы алмас, социумда актив тормыш алып барырга, яңа белемнәр алырга кирәк», – ди пенсионерлар.
Актив пенсионер мәктәбе эше Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының грант ярдәме белән социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды.