Бүген психолог Чулпан Галләмова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Ничек бәхетле булырга» дигән мини-тренинг үткәрде. Чараның максаты – реабилитантларга үз казанышларына, ресурсларына һәм перспективаларына читтән карарга ярдәм итү, шулай ук дөньяга позитив караш күнекмәләрен үстерү.
Катнашучыларны активлаштыру һәм эшкә җәлеп итү максатыннан тренингны сораштырудан башладылар: һәркем үзен бәхетле кеше дип саныймы, шуның турында уйлады. Алга таба социаль хезмәт алучылар «Минем бәхетем», «Язмышыма рәхмәт», «Шатлык өчен өч сәбәп», «Шәхси казанышлар галереясе», «Нәрсә ул бәхет?» күнегүләрен үтәделәр.
Очрашу бәхетле тормыш кагыйдәләре төзү белән тәмамланды. Тренингта барлыгы дүрт кеше катнашты.