26 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 11нче социаль участокта «Минем Татарстан» дип исемләнгән интерактив дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – ТР районнары белән танышу, патриотизм һәм Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрестә катнашучылар «Татармультфильм» студиясе төшергән «Татарстан гасыры» мультфильмын карадылар. Балалар Татарстан Республикасының төрле районнарының истәлекле урыннары белән таныштылар, тарихи урыннар турында белделәр, районнарның геральдикасын өйрәнделәр, татар милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.
Очрашу ахырында балалар белгечкә дәрес һәм белемнәрен кызыклы фактлар белән тулыландыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада 18 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты.