Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгы һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында «Татарстан – безнең туган йортыбыз» дигән мәдәни-ял чарасы уздырганнар.
Чараның максаты – бәйрәм кәефе булдыру, социаль-мәдәни мохиттә адаптив социаль хезмәттәшлек тәҗрибәсен алу.
Чараны берьюлы ике социаль хезмәт алучы алып барды. Ләйсән Сагандыкова һәм Резедә Вагыйзова программаны рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Алар реабилитантларны бәйрәм белән котладылар һәм катнашучыларга истәлекле даталарның тарихын искә төшерделәр, шәһәр һәм республика үсешенә йогынты ясаган кайбер әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үттеләр.
Чара барышында тернәкләндерү үзәге карамагындагы музыкаль иҗатның төрле жанрларында чыгыш ясадылар. Бию уеннары катнашучыларга ял итү процессына кушылырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар саф һавада туган як табигате, туган җирнең байлыгы һәм Ватанга мәхәббәт турында җырлар җырладылар. Концертта республиканың төрле халыкларының җырлары, күренекле язучыларның шигырьләре яңгырады. «Бию ритмында» бию түгәрәге тамашачыларны дәртле татар биюе һәм вальс белән сөендерделәр.
Чарада социаль хезмәт алучы кырык биш кеше катнашты.