Буада вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясалды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Узган җомгада, 28 августта, Буа шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.

Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Вираж» ЯАҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Буа элеваторы» ҖЧҖ, «Буа машина төзелеше заводы» ҖЧҖ.

Мини-ярминкәгә барлыгы 30дан артык кеше килде, алар арасында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм эш эзләүчеләр дә бар.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: бакчачы, юл эшчесе, төрле эшче, транспортчы, маляр, инженер, электр белән эретеп ябыштыручы, йөк төяүче, слесарь, тракторчы, җыештыручы, пешекче, савыт-саба юучы, каток машинисты, автогрейдер машинисты, шәфкать туташы, сәркатип.

Чара нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 15 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International