Яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында Лениногорскида конкурс үткәрелде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р. М. Вахитова Лениногорск балалары өчен «Яраткан туган ягым, син мәңге яшь!» конкурсы оештырды. Иҗади чара 2нче социаль участокта, Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Әлеге конкурста гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты. Чараның максаты – патриотик хисләр һәм туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

Социаль эш буенча белгеч яшь катнашучыларга Татарстанның табигать байлыклары турында сөйләде, шулай ук балалар республиканың барлыкка килү тарихы, аның күренекле кешеләре белән таныштылар.

Чара асфальтта рәсем ясау конкурсы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International