«Веста» үзәгендә рәсем бәйгесе узган

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Минем Республикам – Татарстан!» дигән рәсем бәйгесен үткәрде.

Чараның максаты – балаларга патриотик тәрбия бирү, сәнгати-эстетик зәвык, иҗади фикерләүне, шәхесне интеллектуаль һәм рухи үстерү.

Дәрес башында хезмәт буенча инструктор балалар белән ТАССР төзелү, аның тарихы һәм үсеше турында сөйләште, балалар туган шәһәре – Түбән Кама, аның истәлекле урыннары турында да сөйләштеләр.

Аннары инструктор балаларга «Минем Республикам – Татарстан» дигән темага рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Балалар үз эшләрендә республиканың бөтен матурлыгын һәм байлыгын чагылдырырды. Рәсемнәр матур килеп чыкты. Конкурста катнашучылар Татарстанның дәүләт символларын да, милли костюмнарны да, туган якның истәлекле урыннарын да ясадылар.

Иң яхшы эшләр кечкенә бүләкләр белән билгеләп үтелде һәм стендка куелды. Конкурста 6 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган 23 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International