Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 11нче социаль участокта «Минем тирәмдә дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара «Без барыбыз да шундый төрле» дип исемләнгән дәресләр курсы кысаларында оештырылды.
Социаль эш буенча белгеч балаларга республика территориясендә яшәүче төрле этник төркемнәрнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Шулай ук катнашучылар кешеләрнең төрле сәбәпләр аркасында бәхәсләшә алуларын белделәр һәм оештыручы тәкъдим иткән ситуацияләрдән чыгу юлын табарга тырыштылар.
Соңыннан балалар барлык кешеләргә дә дус, тату яшәргә һәм башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.