1нче сентябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелек планетасы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә бәйрәм чарасы булып узды.
Чара кунакларына инсценировка тәкъдим ителде, аның барышында Бука һәм Бяка персонажлары Алисә исемле кызның портфелен урладылар. Букча эзләүдә тамашачылар да катнашты. Алар табышмаклар чиштеләр, танылган әкиятләрнең сюжетлары буенча сорауларга җавап бирделәр.
Чараның театральләштерелгән өлешеннән соң беренче сыйныф укучыларын мәктәп тормышы башлану белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр башкаруында музыкаль номерлар белән дәвам итте.
Чара ахырында катнашучылар истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.