1 сентябрьдән «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Буа үзәк район хастаханәсенә транспорт белән илтү эшен кабат башлап җибәрде. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чараның максаты – планлы дәвалау-диагностика чараларын (диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, диспансер күзәтүе, медицина тикшерүе, планлы госпитализацияләү) тормышка ашыру.
65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениесенә китереп җиткерүне оештыру һәм гамәлгә ашыру максатларында Буа районында мобиль бригада оештырылды, анда «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече һәм шофер керә.