Татарстанлыларга 45 717 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 2 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 78 923 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 331 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,89 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 717 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 057 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,73 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 076 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 32 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International