Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 11 972 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 205 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны азайды, анда 2020 елның 1 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 899, 270, 562 һәм 1 245 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яшел Үзән (+17) һәм Түбән Камада (+27) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.