Казанның Авиатөзелеш районында «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел...» проекты кысаларында дәрес уздырдылар

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» социаль-гуманитар проект кысаларында Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен төркемле дәрес үткәрделәр.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасында яшәгән һәм эшләгән бөек очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова турында презентация күрсәтелде. Балалар бөтен дөньяга танылган очучының биографиясен белделәр, 780 хәрби очышның иң истәлекле булганының тарихы белән таныштылар. Шулай ук балалар легендар якташыбызның Казан шәһәрендәге һәйкәл-бюсты һәм Мәгубә Сыртланова исемендәге урамның фоторәсемнәрен күрделәр.

Дәрес ахырында балалар кәгазьдән По-2 очкычын һәм «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…» дигән стенгазета ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International