25 августта Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге территориясендә инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит белән заманча күп функцияле балалар спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык өчен җиһазлар «Sunny town»-«Кояшлы шәһәрчек» проектын тормышка ашыру өчен 2019 елда «Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе» Түбән Кама район һәм шәһәр иҗтимагый оешмасы тарафыннан алынган «Татнефть» ГАҖ Хәйрия фондының гранты хисабына сатып алынды һәм урнаштырылды. «Веста» үзәге – проектны тормышка ашыру буенча партнер.
«Веста» үзәгендә инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Үзәкнең спорт залында алар белән «Сәламәтлек баскычы» циклыннан физик культура буенча дәресләр үткәрелә, ә балаларның ата-аналары индивидуаль психологик консультацияләр ала.
Физик активлык – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм социальләштерү өчен мөһим шарт. Балалар өчен уңайлы мохит булган спорт-уен мәйданчыгы физик культура һәм саф һавада массакүләм спорт-уен бәйрәмнәре оештырырга һәм үткәрергә, балаларның физик һәм психик сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга, җәмгыятьтә тулы канлы тормыш алып барырга мөмкинлек бирәчәк.