«Асылташ» приюты укучыларына уку елында уңышлар теләделәр

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Белем көненә багышланган чара узды. Бәйрәмдә приютта тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар катнашты.

Чара кунаклары алдында оешманың директоры В. Г. Дедюхин чыгыш ясады. Ул укучыларга яңа белем алуда уңышлар һәм уку елында яхшы билгеләр теләде. Бу көнне мәктәп формасын беренче тапкыр киюче, беренче сыйныфка баручы балаларга аерым котлау сүзләре яңгырады.

Бәйрәм уңаеннан приютта тәрбияләнүчеләр төрле иҗади номерлар - җырлар, биюләр, мәктәп темаларына күңелле сценкалар белән киң программа әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International