Ел саен көзләрен халыкны гриппка каршы вакцинацияләү үткәрелә. Белгечләр сүзләренә караганда, вакцинация организмны ныгытырга, көзге-кышкы чорда грипп белән авырудан сакланырга мөмкинлек бирә.
28 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә гриппка каршы ел саен үткәрелә торган иммунизация уздырылды. Үзәк хезмәткәрләре профилактик вакцинация уздылар, бу исә организмга һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган йогышлы авыруларга каршы торырга ярдәм итәргә тиеш.