Министр Эльмира Зарипова беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе районында булып кайтты. Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство башлыгы яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада да катнашты.

Э. Ә. Зарипова һәм муниципаль район башлыгы И. Р. Таҗетдинов Балык Бистәсе 1нче гимназиясе укучыларын һәм беренче сыйныф укучыларын Белем бәйрәме белән котладылар. Традиция буенча, беренче тапкыр парта артына утыручы нәниләр бүләкләр алдылар: ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап һәм укучы наборы.

Шулай ук районга күп балалы һәм кереме аз булган гаиләләр өчен билгеләнгән планшетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International