7 сентябрь көнне Минзәлә районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында чара узды. Аны Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм педагогы оештырды.
Чараның максаты – терроризмга каршы тәртип өлкәсендә яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру.
Комплекслы үзәк белгечләре яшүсмерләр белән «Терроризм һәм экстремизм – антисоциаль күренешләр» дигән темага әңгәмә уздырдылар, шикле предметка тап булганда куркынычсыз гамәлләр турында искә төшерделәр. Шулай ук катнашучыларга тематик видеопрезентация күрсәтелде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Башкаларга тапшыр», «Дулкын», «Импульс», «Бергә без көч!» исемле уеннар үткәрде.
Әлеге чарада 11 балигъ булмаган бала катнашты.