Әлмәт районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлары белән «Борчулы яшүсмерләр өчен арт-терапия» дәресе үткәрде.
Әлеге чара яшүсмерләрнең эмоциональ халәтен аңлауга, психоэмоциональ киеренкелекне, борчылуны киметүгә, кәефне тоярга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә битараф калмаска өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Тынычландыручы музыка, коры бассейндагы релаксация катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген киметергә ярдәм итте. Изотерапия киеренкелекне, борчуны киметте, үз-үзеңә ышанычны арттырды. Дәрес ахырында балаларга мөстәкыйль рәвештә борчулардан арыну буенча киңәшләр бирелде.