Терроризмга каршы айлык кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен чара узды. Аның максаты – яшьләр даирәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыру.
Чарага балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Е. Ф. Божанова һәм Л. Н. Михайлова, Җинаять-башкарма инспекциясе башлыгы А. В. Иванов, имам И. С. Әюпов, хәрби комиссариат хезмәткәре А. Ю. Гурьянов һәм «Форпост» ҖЧҖ җитәкчесе А. В. Алексеев чакырылган иде.
Катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, аларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәделәр. Теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Шулай ук балалар «Терроризм – җәмгыятькә янау» темасына рәсем конкурсында катнаштылар.
