«Веста» үзәгендә ТАССР юбилее уңаеннан күргәзмә оештырдылар

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Татарстан – безнең бай мирасыбыз...» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 38 бала эшләре тәкъдим ителгән.

Туган як, Татарстанның матурлыгы һәм байлыклары турында әңгәмә корып, хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева балаларга кул астындагы материаллардан эшләнмәләр ясарга тәкъдим итте. Яшь социаль хезмәт алучылар фантазияләрен һәм иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Иң яхшы эшләр «Веста» үзәгендәге тематик күргәзмәнең бизәге булды, ә аларның авторларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International