Узган җомгада Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән профилактик чара үткәрде. Ул Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында оештырылды.
Чара әңгәмә белән башланып китте, аның барышында психолог әлеге дата белән бәйле фаҗигале вакыйгалар турында сөйләде. Реабилитантлар «Бесланда теракт корбаннарын искә алу» дигән видеоролик карадылар, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
Чарада 10 кеше катнашты. Аларга «Террорчылык янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән белешмәлек тапшырылды.