Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе 3 сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә үткәрелә. Бу көн 2004 елның сентябрьнең беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе – балалар.

Әлеге масштаблы акциягә Татарстанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә кушылды. Әйтик, Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә акциянең асылын аңлаттылар һәм Беслан фаҗигасе турында сөйләделәр. Аннан соң балалар үзәк территориясендә үскән чәчәкләргә су сибтеләр.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм символик рәвештә инде безнең янәшәбездә булмаган кешеләргә су эчерттеләр.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждениедә терроризмга каршы якланганлык өчен җаваплы Ольга Шилова дөньяда булган терроризм куркынычы турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр трагедия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар һәм интернат-йорт территориясендә үскән чәчәкләргә су сибтеләр.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укучылары белән чара уздырдылар. Укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, «Экстремаль хәлләрдә ничек исән калырга» дигән темага буклетлар тараттылар.

«Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә шулай ук Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Балык Бистәсе районының «Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм башка учреждениеләр дә кушылды.

«Доверие – Ышаныч» ​комплекслы үзәге

«Умырзая» тернәкләндерү үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International