Шушы көннәрдә Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара узды. Аны Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.
Чара өлкәннәр һәм бала арасында ышанычлы һәм эчкерсез мөнәсәбәтләр формалаштыруга, кризис чорында гаиләдә уңай микроклиматны саклау өчен социаль-психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Социаль педагог Альбина Тарынчева бала һәм аның әтисе белән «Исәнме», «Ягымлы исем», «Башкаларга кәеф тапшыр», «Әти мине ни өчен ярата» уеннарын үткәрде, ә психолог Альбина Сәйфуллина «Сөйләшүче куллар», «Без синең белән нинди як белән охшаган» дигән биремнәр һәм «Күренми торган җеп» аутотренингын тәкъдим итте.