Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шундый девиз астында берничә чара узды.
Балалар Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне тарихы турында белделәр, Бесландагы теракт турында фильм карадылар һәм шул куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Өлкәннәр җитәкчелегендә балалар террор корбаны булмас өчен мөһим кагыйдәләр һәм гамәлләрне искә төшереп ныгыттылар. Алар шулай ук «Спортка – әйе, терроризмга – юк!» эстафетасында бик теләп катнаштылар.
Чаралар циклы Тәтеш халкына профилактик листовкалар тарату белән тәмамланды.