Бүген «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында әти-әниләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балалар гаиләләренә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.
Гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ф. Камалетдинова, суд приставларының район бүлеге башлыгы С. И. Баскаков, район социаль яклау бүлеге башлыгы И. П. Алеева, опека һәм попечительлек органының баш белгече С. Н. Сураева, мәшгульлек үзәге директоры А. Р. Габдрахманова, «Өмет утравы» үзәге директоры Н. В. Сигаева, комплекслы үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина кабул итте.
Хокукый ярдәм сорап дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүче ике гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр бу гаиләләргә балигъ булмаган балаларга алимент түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибен аңлатты.