Татарстанлыларны «Әниләр көне» фестивалендә катнашырга чакыралар

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» РИО Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә «Күп балалы Россия» Бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Ул күп балалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыруга һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Күп балалы Россия» проекты кысаларында «Әниләр көне» Бөтенроссия фестивале уза, аның кысаларында өч конкурс игълан ителде.

«Әни хыялы» конкурсы Instagram, Facebook, TikTok, ВКонтакте, Youtube һәм https://многодетные-семьи.рф/mama сайтында уза. Конкурста «Әнием нәрсә турында хыяллана» дигән темага фото- һәм видеоматериаллар бәяләнә.

Конкурска кушылу өчен теләсә кайсы социаль челтәрдә #Моямамамечтает хештегы астында эш элергә кирәк.

«Әни – гаилә традицияләрен саклаучы» Бөтенроссия конкурсын үткәрү урыны – https://xn----etbdeabvzgddib1cl9lwa.xn–p1ai/mama. Конкурста «Әни – гаилә традицияләрен саклаучы» дигән темага иншалар, бәяләп бетергесез гаилә традицияләре турында искиткеч тарихлар катнаша.

«Уңыш тарихы» Бөтенроссия конкурсы монда уза >> https://xn----etbdeabvzgddib1cl9lwa.xn–p1ai/mama. Конкурска «Әнинең уңыш тарихы» дигән темага иншалар кабул ителә, аларда күп балалы аналарның казанышлары тарихы чагылдырыла.

Фестиваль Россиянең барлык күп балалы гаиләләре өчен грандиоз концерт белән тәмамланачак. Чараның трансляциясен 29 ноябрьдә федераль канал күрсәтәчәк.

Фестивальне үткәрү этаплары:

1 апрель, 2020 ел – фестиваль һәм конкурслар старты;

30 сентябрь, 2020 ел – гаризалар кабул итүнең тәмамлануы;

15 октябрь, 2020 ел – конкурсларда җиңүчеләрне игълан итү;

9 ноябрь, 2020 ел – фестивальнең финал концерты;

29 ноябрь, 2020 ел – фестивальнең финал концертының телевизион трансляциясе.

Фестивальдә катнашу шартлары әлеге сайтта: https://многодетные-семьи.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International