8 нче сентябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Әйдәгез танышыйк» дигән чара узды. Чарада үзәккә килгән яңа балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Тәрбиячеләр кунакларны яхшы кәеф һәм күңелле музыка белән каршы алды. Балалар өчен үзәк буйлап экскурсия үткәрелде, аларны көн тәртибе һәм учреждение кагыйдәләре белән таныштырдылар. Уен бүлмәсендә тәрбияләнүчеләр өчен «Үзең турында сөйлә» дигән уен оештырылды.
Ә 7 сентябрь көнне тернәкләндерү үзәгендә «Көзге фантазияләр фейерверкы» дигән табигый материалдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балаларның әзер эшләреннән күргәзмә оештырдылар.