Министр тармак хезмәткәрләренә үзизоляция чорында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Кичә Эльмира Зарипова Чистай шәһәрендә булды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры гражданнарны кабул итте һәм Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.

Чистай психоневрология интернаты һәм «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән очрашу вакытында ведомство башлыгы стационар учреждениеләр хезмәткәрләренә үз эшләренә бирелгәнлекләре, үзизоляция режимында эшләгән чорда батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International