Шикле әйберләргә тап булганда үзеңне ничек тотарга?

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бу хакта Кама Тамагы районы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре В. П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына сөйләделәр.

Өченче сыйныф укучылары Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белделәр, шулай ук балаларны игътибарлы һәм уяу булырга өндәделәр.

Профилактик дәрес кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре инструктаж үткәрделәр, укучыларга «Экстремизмга юк!» дигән белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International