«Шәфкать» үзәге белгечләре «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында чара уздырды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында чаралар циклын дәвам итәләр. Әйтик, 3 сентябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Миңнебаева һәм психолог Ләйсән Насыйрова Мәләкәс урта мәктәбендә чара үткәрделәр.

Белгечләр яшүсмерләр белән «Терроризм һәм экстремизм – антисоциаль күренешләр», «Шикле предметка тап булганда нәрсә эшләргә» темаларына әңгәмәләр, инструктаж үткәрделәр, терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга багышланган видеопрезентация күрсәттеләр. Шулай ук чара кысаларында бүлекчә психологы тематик рәсемнәр конкурсы оештырды.

Дәрестә 16 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән 7 социаль хезмәт алучылар. Аларга терроризмны профилактикалау буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International