Буада «Көзге игелек атнасы» старт алды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары С. В. Шакирова һәм Д. В. Җамалетдинова «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

Музей хезмәткәрләре «Минем яраткан шәһәрем» дигән темага танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр, районга нигез салучылар һәм аның үсешенә зур өлеш керткән ветераннар турында сөйләделәр, экспонатлар белән таныштырдылар.

«Мондый экскурсияләр балаларга хәзерге заманның үткәнебез белән тыгыз бәйләнгән булуын аңларга ярдәм итә. Безнең ата-бабаларыбыз без тынычлыкта, дуслыкта һәм муллыкта яшәсен өчен барысын да эшләгәннәр», – диләр халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International