Бүген Татарстанның Нурлат муниципаль районында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева булып кайтты.
Эш сәфәре кысаларында министр урынбасары гражданнарны кабул итте, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды. Шулай ук Н. В. Бутаева Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.