Казанда яшәүче балалар туган шәһәрләре буйлап сәяхәт кылды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Шәһәр буйлап экскурсия» квест форматындагы интерактив чараны Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында оештырылды.

Маршрут барышында балалар шәһәрнең истәлекле урыннары турында белделәр, Казан турында риваятьләр белән таныштылар, кроссвордлар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, пластилиннан Казан Кремле территориясе макеты һәм Зилант сурәте ясадылар.

Чара балаларның күзаллауларын киңәйтү, туган якның бай мәдәнияте белән танышу, аның тарихын өйрәнү белән кызыксынуны формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International