Кукмара тернәкләндерү үзәгендә профилактик дәрес булып узды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

9 нчы сентябрь көнне Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Терроризмга түзәргә ярамый!» темасына дәрес узды. Мондый чаралар терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник туфракта конфликтларны булдырмау максатларыннан үткәрелә.

Тәрбияче Гөлнара Хәкимуллина балалар белән терроризм, бөтен кешелек өчен куркыныч тудыручы террорчылык актлары турында әңгәмә үткәрде. Тәрбияләнүчеләргә шикле әйберләргә тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Соңыннан балалар бергәләп «Терроризмга түзәргә ярамый!» дигән стенгазета әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International