Социаль тармак психологлары яшүсмерләргә тискәре эмоцияләрне җиңәргә ярдәм итәләр

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Казанның Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «Гафу итү осталыгы» дигән төркемле кинотренинг уздырды. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы һәм психоэмоциональ проблемалары булган яшүсмерләр катнашты. Алар «Чучело» кинофильмын карадылар.

Кинотренинг балигъ булмаганнарның тискәре хәлләрен җиңүгә, аларга конфликтлы хәлләрне конструктив хәл итүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Фильм карар алдыннан катнашучылар «Минем көчле һәм көчсез якларым» күнегүен үтәделәр, ул аларга үзләренең уңай һәм тискәре сыйфатларын анализларга һәм һәр кимчелекнең дә билгеле бер өстенлеккә ия булуын аңларга мөмкинлек бирде.

«Чучело» кинокартинасын караганнан соң, балигъ булмаган балалар психологлар белән бергә төп геройларның характерлары һәм гамәлләре турында фикер алышуда катнаштылар, бу, үз чиратында, үз-үзеңне анализлау күнекмәләрен үстерүгә һәм конфликтлы ситуацияләрне конструктив чишү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте. Дәрес ахырында нинди дә булса кешегә карата җыелган хис-кичерешләр белән эшләүгә юнәлдерелгән «Гафу итү хаты» практикасы үткәрелде.

Дәрес эмпатия, тирә-юньгә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыруга, балигъ булмаган балаларның шәхси проблемаларын хәл итү өчен эчке ресурсларын ачуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International