Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышланган чаралар кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен чаралар уздырды. Аларның максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү.
Идел буе районында, «Балаларга сугыш турында сөйлибез» дигән дәрес барышында, балигъ булмаганнар сугыш балаларына багышланган «Хатирәләр» анимацион фильмын карадылар, сугышларның килеп чыгу сәбәпләре, батырлыклары һәм фидакарьлекләре ярдәмендә Җирдә тынычлык торгызылган геройлар турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Дәреснең иҗади өлешендә балалар «Тынычлык күгәрчене» композициясе ясадылар.
Казанның Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре культорганизатор белән берлектә «Вакыт призмасы аша» дигән хәтер дәресе үткәрде. Чара Советлар Союзы Герое, атказанган очучы-сынаучы А. Г. Васильченко исемендәге скверда узды.