Казанда «Балалар уйный торган театр» социаль проекты тормышка ашырыла

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Балалар уйный торган театр» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе белән берлектә, «Йолдызлы курчаклар» дигән төркемле дәрес үткәрделәр. Чара театральләштерелгән уеннар ярдәмендә балигъ булмаганнарның шәхси үсешенә ярдәм итте.

Дәрес барышында балалар ассоциатив уеннарда, әкият персонажлары ясау буенча мастер-класста актив катнаштылар. «Йолдызлы курчаклар» театральләштерелгән тамаша куелышында катнашып, балалар үзләрен чын актерлар итеп тойдылар.

Соңыннан Казан дәүләт яшь тамашачылар театры кунаклары балаларга «Могҗиза эзләгәндә» спектаклен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International