«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре «ДОН» тренажер комплексын үзләштерәләр

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары белән сәламәтләндерү дәресе үткәрде.

Кулларның хәрәкәт активлыгын, гап-гади көнкүреш, техник һәм интеллектуаль күнекмәләрне торгызу, вак моториканы үстерү максатыннан реабилитантлар «ДОН» күп функцияле комплексында күнегүләр ясадылар. Социаль хезмәт алучылар билгеләп үткәнчә, дәресләр нәтиҗәсендә кулларда көзән кими, хәрәкәтләрне координацияләү яхшыра.

Бүгенге дәрестә дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International