Социаль тармак белгечләре һәм Буа волонтерлары өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыга

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе – ул өлкәннәргә яхшы һәм файдалы нәрсә эшләү өчен тагын бер мөмкинлек.

«Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Буа районы уку йортларының волонтерлар отрядлары белән берлектә акция оештырдылар. Аның максаты – өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү.

Иң кирәкле хезмәтләр көзге уңышны җыю, йорт яны территориясен җыештыру, бакчада эшләү булып чыкты.

Акция барышында ялгыз пенсионерларга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтелде. Өлкән яшьтәге кешеләр балалар белән һәр очрашуга бик шат иде. Шулай итеп алар үзләрен кирәкле һәм яшь буын язмышында мөһим итеп тоялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International