Министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин муниципаль районнарда гражданнарны кабул итте

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин республиканың Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Чистай муниципаль районнарында булып кайтты.

Адель Рафик улы гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрде, алар барышында татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук эш сәфәре кысаларында министр урынбасары Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды һәм хезмәт коллективлары белән киңәшмәләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International