Узган җомгада Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече үз-үзеңне җайга салу буенча сәламәтләндерү дәресе үткәрде. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чарада 25 кеше катнашты.
«Синхрогимнастика белән даими шөгыльләнү сезгә яхшы иҗади һәм физик эшчәнлек алып барырга, акылның ачыклыгын һәм теләсә нинди хәлләрдә үз-үзеңә ышанычны сакларга ярдәм итәчәк», – дип мөрәҗәгать итте Рәмзия Хәйбулова катнашучыларга. Ул реабилитантларга стресска тест үтәргә һәм синхрон күнегүләр ясарга тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар белгечтән һәр күнегүнең организмга һәм кешенең психоэмоциональ халәтенә йогынтысы турында аңлатмалар алгач, алар дәртләнеп, гимнастикага һәм үз-үзеңне җайга салуга бик теләп кушылдылар.
Сәламәтләндерү чарасы саф һавада узды һәм барлык катнашучыларның да күңеленә хуш килде.