Түбән Камада социаль склад ачылды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Шәһәрдә ачылган социаль складта мохтаҗ гаиләләр бушлай кирәкле әйберләр ала алалар, ә битараф булмаган кешеләр халыкның социаль якланмаган катламнары өчен яхшы хәлдә булган кием-салым һәм аяк киемнәре тапшыра ала.

«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Гаилә» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Социаль склад» проектының партнеры булу сәбәпле, белгечләр шәһәр һәм районның социаль участокларында халык арасында мәгълүмати һәм консультация эшләре алып баралар, әйберләр склады эше турында белдерүләр тараталар һәм эләләр.

«Социаль склад» проекты авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International