Зәйдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология гамәлгә ашырыла

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

«Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

8 һәм 10 сентябрь көннәрендә үзәк психологлары, «Энергетик» мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, «Чүлмәк эше – бәллүр йөрәкләр» проектын тормышка ашыру кысаларында төркемле дәресләрнең икенче этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Чара ата-ана-бала парлары белән узды. Очрашуның максаты вакытны бергә үткәрү аша балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү иде.

Үзенчәлекле балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Бу юлы өстенлек арт-терапиягә бирелде, ул эмоциональ киеренкелекне бетерүгә, игътибар, хәтернең психик процессларын, сөйләм һәм моториканы үстерүгә ярдәм итә.

Кул эшләре буенча тәҗрибәле белгечләр 3-5 һәм 7-11 яшьлек балалар өчен чүлмәк ясау эше буенча уникаль дәрес үткәрделәр. Белгеч җитәкчелегендә балалар әниләре белән иҗади эшләр эшләүне дәвам иттеләр. Балчык әйберләрен яндырганнан соң буяу этабы бара. Балалар һәм өлкәннәр үзләренең әзер эшләнмәләре белән сокландылар.

Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, балчык һәм буяулы дәрес балаларның күзаллауларын һәм эрудициясен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International