Республиканың Менделеевск муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңартылды. Билгеләп үтик, чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Сентябрь аенда профилактик медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен Менделеевск үзәк район хастаханәсенә 166 кешене китерергә планлаштыралар. Бу айның узган ике атнасы эчендә илкүләм проект чаралары белән 61 кеше колачланды инде.
