9 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Рөстәм Фәйзрахман улы гражданнарны кабул итте, «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Кулаков белән берлектә, министрының беренче урынбасары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәт коллективлары белән киңәшмә үткәрде.
